Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар

Россия Президенты өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы законга кул куйганнан соң, төбәкләрдә Җир кодексына үзгәрешләр кертелә башлады. Безнең республикада да закон проекты эшләнеп, депутатлар тарафыннан өйрәнелде. Шушы көннәрдә республика Президенты “Татарстан Республикасында Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы законга кул куйды. Күп кенә гаиләләрне кызыксындырган әлеге закон хакында тулырак белешү өчен еш бирелә тораган сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

- Әлеге закон кысаларында кемнәргә җир кишәрлеге биреләчәк?

- Закон нигезендә, республикада даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күп баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Шулай ук балигъ булмаган баланы озак вакытка тәрбияләргә дип уллыкка, кызлыкка, асрамага алучылар да бу өстенлектән файдалана ала. Гаиләдә тәрбияләнүче баланың иң өлкәненә 18 яшь тулып киткән булса, җир кишәрлеге биреләме дигән сорау бик күпләрдә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә, Россиядә әлеге закон гамәлгә кергән көнгә кадәр (агымдагы елның 17 июненә кадәр) балага 18 яше тулмаган булса, гаиләнең бушлай җир алырга хокукы кала. Бу вакытта 3 ел эчендә җир кишәрлеге бирүләрен сорап гариза язарга кирәк.

- Җир нинди максатларда биреләчәк?

- Шәхси торак төзелеше, бакча йортын салу, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр җир бүлеп биреләчәк. Шулай ук күп балалы гаиләнең моңа кадәр алган (мисалга, арендага) 20 сутыйдан артык булмаган, йорт салынган җир кишәрлеге бар икән, аны шәхси милек буларак бушлай рәсмиләштерү мөмкинлеге дә каралган. Ләкин шунысы бар, федераль законнар нигезендә бу урын шәхси милек буларак теркәүне тыя торган җир булмаска тиеш.

- Әлеге җир кишәрлеге кем исемендә булачак соң?

- Законда бу хакта ачык язылган. Җир кишәрлеге күп балалы гаилә әгъзаларына бирелә һәм ул тигез рәвештә әти-әниләргә дә, балаларга да бүленә. Шулай ук асрамага, уллыкка, кызлыкка алынган балаларга да тигез рәвештә бүлү каралган.

- Әлеге җирне күп балалы гаиләләргә ничә тапкыр алырга мөмкин?

- Күп балалы гаилә әлеге кишәрлекне бер генә тапкыр һәм бер генә максатта алырга хокуклы. Мәсәлән, шәхси йорт салу, бакча төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү максатларының берсе өчен генә гариза язарга була.

- Гаилә булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кишәрлек сорап, гариза язганнан соң, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, бу гаиләгә җир биреләме?

- Кызганыч, гаиләләрдәге күңелсез хәлләр соңгы елларда күбәеп китте. Законда бу очрак та ачык күрсәтелгән. Гомумән алганда, “Җир кодексы”на үзгәрешләр керткәндә, белгечләр тарафыннан һәр очрак аерым тикшерелде. Килеп туган каршылыклы хәлләргә ачыклык табу өчен законда күбрәк җавап бирелергә тырышылды. Бу мәсьәлә дә каралды. Җир кишәрлеген бирү турында карар чыгарганда, гариза биргәннән соң, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, уллыкка, кызлыкка алулары юкка чыгарылган, тәрбиягә алу туктатылган кешеләргә җир бирелми.

- Гаилә әлеге кишәрлекләрне үзе теләгән җирдән алырга хокуклымы? Әллә инде үзе яши торган тирәлектән генә биреләме?

- Шәһәр җирендә даими теркәлеп яшәүчеләргә җир кишәрлекләре шәһәр округы чикләрендә яки гаиләнең ризалыгы белән, шәһәр милкендә булып, башка муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан җирләрдән бирелергә мөмкин. Бу шулай ук район җирләрендә даими яшәүчеләргә дә кагыла.

- Бушлай бирелә торган җирнең күләмен кем билгели?

- Җирнең зурлыгын шәһәрләрнең һәм районнарның җирле муниципаль берәмлекләре үзләре билгели. Законда күп балалы гаиләләргә минималь һәм максималь үлчәмнәр күрсәтелгән. Ул 6 сутыйдан алып 20гә кадәр булырга тиеш. Җирле үзидарәләр шулардан чыгып күләмен билгели.

- Район һәм шәһәр халкына күпме кишәрлек кирәген җитәкчеләр ничек беләчәк соң?

- Язган гаризалардан чыгып, җирлекләрдә күпме һәм никадәр күләмдәге кишәрлек кирәклеге билгеле була. Җир кишәрлекләре формалаштырыла һәм җирле органнар тарафыннан раслана. Аннан соң халыкка кирәкле мәгълүматлар муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштырыла.

- Яңалык гамәлгә кергәннән соң, халык кемгә мөрәҗәгать итәргә икән, дип уйлана башлый. Җир кишәрлекләре алырга хокукы булучылар иң беренче чиратта, нәрсә эшләргә тиеш? Җирне алу тәртибе ничек?

- Җир кишәрлеген алу өчен әти-әнинең берсе җирле үзидарәгә гариза яза. Гариза формасы җирле үзидарәләрдә бар, ул безнең министрлык тарафыннан расланган. Бер ай эчендә вакаләтле орган гаиләгә җир бирү мәсьәләсен карый һәм чиратка куелу номерын бирә. Чират гаилә гариза язган көннән һәм вакыттан чыгып билгеләнә. Чират номерлары язылган исемлек муниципаль берәмлекнең рәсми сайтына урнаштырыла һәм ул башка гаиләләр чиратка кергән очракта яңартыла бара. Җир кишәрлекләре чират буенча бер ел эчендә бирелергә тиеш. Җирле үзидарәләр кишәрлекләр бирү вакытын һәм көнен билгели, чират тәртибен, формалаштырылган кишәрлекләр хакында гаиләләргә хәбәр итә. Кишәрлекләрне халыкка бирер алдыннан, ике атна кала, язмача мәгълүмат җиткерелә. Чират тәртибендә бирелгән кишәрлекләргә акт төзелә, аңа гариза бирүче һәм җирлекнең вәкаләтле органы имза куя. Шушы акт нигезендә 14 көн эчендә карар чыгарыла.

- Гариза язарга килгән вакытта үзең белән нинди документларны алып килергә кирәк?

Җир алу өчен гариза биргән вакытта:

- гариза бирүченең паспорты;

- законлы никахта торган очракта хатынының яки иренең паспорты;

- барлык алаларның да туу турындагы таныклыклары;

- уллыкка яки кызлыкка алу турындагы суд карары (баланың туу турындагы таныклыгына әти-әнисе дип уллыкка алган кешеләрнең исемнәре язылган очракта бу документ кирәк түгел);

- бала тәрбиягә бирелгән очракта опека һәм попечительләр органнарыннан акт;

- килешү нигезендә бала тәрбиягә алынса, килешү язуы таләп ителә.

- Күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирелмичә калырга мөмкинме?

- Законда бәян ителгән тиешле документларны вакытында тапшырмаган очракта, гаилә җир кишәрлексез калырга мөмкин. Кайбер очракларда гариза бирүченең бушлай җир алырга хокукы булмавы да ихтимал. Менә шул очракта җирле органнар  бу гаиләне исемлеккә кертмәячәк. Тагын шунысы бар, әгәр дә гаиләгә өч тапкыр җир кишәрлеге тәкъдим ителеп тә, аннан баш тарта икән, бу вакытта да ул исемлектән төшеп кала. Ләкин исемлектән төшереп калдыру, ул әле гаилә җир кишәрлегеннән бөтенләй мәхрүм калачак, дигән сүз түгел. Ул икенче тапкыр гариза язып, яңадан чиратка керә ала.

- Әгәр дә күп балалы гаиләнең җир кишәрлеге булып, анда йорт салган булсалар, кишәрлекне бушлай ничек рәсмиләштерергә?

- Әлеге йорт урнашкан кишәрлекне үз милкең итеп бирүне сорап, җирле үзидарәгә гариза язарга кирәк. Гариза формасы безнең министрлык тарафыннан расланган. Йорт урнашкан җир кишәрлеген үз милкеңә рәсмиләштерер өчен түбәндәге документлар сорала:

1. рәсмиләшререгә тиешле җир кишәрлегендә урнашкан торак йортка һәм җир кишәрлегенә Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милек һәм аның белән алыш-биреш итүгә хокуклар турында (Теркәү палатасыннан) белешмә;

2. рәсмиләштергә тиешле җир кишәрлеге һәм йорт Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булган очракта, җир кишәрлеге һәм йортка хокукны раслаучы документлар.

Мондый кишәрлекләр алты ай эчендә каралып, рәсмиләштерелергә тиеш. Шунысын искәртеп узам, гариза бирүче кеше тиешле документларны тапшыра алмаса яки гаиләнең әлеге җиргә хокукы булмаса, җирле үзидарә әлеге мәсьәләне кире кагачак.

- Әлеге закон кайчан көченә керәчәк?

- Закон 2011 елның 26 декабреннән гамәлгә керде. 

Соңгы яңарту: 2022 елның 24 гыйнвары, 18:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International