Вакантлы вазыйфаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

  • Икътисад бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Мөлкәт идарәсенең аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге  әйдәп баручы киңәшчесе;
  •  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече.

       Конкурста вакантлы вазыйфа урыннарына 19 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Насыйрова Миляуша Марат кызы;
  • Галиева Алсу Мәүлит кызы;
  • Гәйнуллина Лилия Наил кызы;
  • Хадыева Эльвира Сәгыйть кызы;
  • Сәлахова Гөлинә Рәмис кызы конкурста җиңеп чыктылар.

Барысын да яңа хезмәт вазыйфалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International