2017 елның 29 сентябре көнне Халыкара олылар көне кысаларында Халыклар дуслыгы йортында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
Олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы да катнашты. Бу чарада Министрлык белгечләре җир законнары кысаларында хокукый ярдәм күрсәттеләр.