ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ветераннарны котладылар

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 2 нче октябрь көнне ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрелде.

       Барлык коллектив һәм шәхсән үз исеменнән хезмәт ветераннарын министр Ахат Хамаев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.

       Бәйрәм чарасында шулай ук министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов катнашты.

       Министрлык тарафыннан оештырылган бәйрәм тантанасы ветераннар өчен иң беренче чиратта озак вакытлар күрешмәгән хезмәттәшләре белән очрашу өчен мөһим бер чарага әйләнде. Бу очрашуда аларга бер-берсенә матур теләкләр теләргә һәм истәлекле вакыйгалар, хатирәләрне яңартуга мөмкинлек бирде.

       Ветераннар өчен махсус әзерләнгән музыкаль программа әлеге чарага тагын да бәйрәм төсе һәм күңел күтәренкелеге өстәде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International