Азат Хамаев Минзәлә ветераннарын Халыкара олылар көне белән котлады

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

04.10.2017 көнне Минзәлә шәһәре Мәдәният йортында Халыкара олылар көненә багышланган бәйрәм конөерты үтте.

Тантаналы чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлы Азат Хамаев һәмрайон башлыгы айдар Сәлахов катнашты. Алар өлкән буыннга тырыш хезмәтләре өчен, үсеп килгән буынга үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр.

Тантаналы өлештән соң Мәдәният йорты хезмәткәрләре, музыка мәктәбе укучылары, урта мәктәп һәм гимназя укучылары, районның  фольклор ансамбле көче белән әзерләнгән  концерт күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International