Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 642,82 миллион сум салым булмаган табыш керде

2017 елның 6 октябре, җомга

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 642,82 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, елның 9 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 67  миллион сум - план 89,68 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 58,87 миллион сум – план 87,8 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 2,03 миллион сум – план 96,67 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 72,14 миллион сум – план 240,47 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 8,29  миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 99,18 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 318,52  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International