Татарстанда бушлай җиргә дәгъва итүче гаиләләрнең 71 проценты инде ул җирләргә хуҗа

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 43 мең 323 күп балалы гаилә җир участоклары алу өчен исемлеккә кертелгән, аларның 71,6 проценты ул җирләргә инде хуҗа, бу 28 мең 95 гаилә дигән сүз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Депутатлар өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне җир биләмәләре белән бушлай тәэмин итү мәсьәләсендә Татарстанның Җир кодексы нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуы турында фикер алышты. 

Комитет рәисе Таһир Һадиев бушлай җир участогы күп кенә гаиләләргә бала табу өчен этәргеч бирә торган чара булуын билгеләп узды.

Төп доклад белән Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе башлыгы Гүзәл Миндубаева чыгыш ясады. Ул республикада барлыгы 48 мең 832 күп балалы гаилә исәпләнүен әйтте. Әле ярты ел элек кенә аларның саны 45 меңне тәшкил иткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участокларының күпчелеге, 90 процентка якын өлеше, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән. Гүзәл Миндубаева әйтүенчә, гаиләләрнең үзләренә тәкъдим ителгән җирдән баш тартуы да шуның белән бәйле.

Белешмәдән күренгәнчә, республика муниципаль берәмлекләрендә 2544 җир кишәрлегендә күп балалы гаиләләр тарафыннан төзелеш эшләре башланган. Район җирлегендә 393 индивидуаль торак йорт төзелгән. Белгечләр муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре бирүнең кимү динамикасы сакланганын билгеләп узды. Җир белән тәэминат кими, ә исемлеккә кертелгән, әмма әле җирсез күп балалы гаиләләр саны арта баруы әйтелде. Таһир Һадиев фикеренчә, республика территориясендә бу законны гамәлгә ашыруның кыенлыгы республика Хөкүмәтендә координацияләү үзәге булмау белән дә бәйле.

Казан белән Чаллыда вәзгыять аеруча кискен. Башкалада 12 039 күп балалы гаилә теркәлгән, аларның 10 мең 175е исемлеккә кертелгән, 3050 җир кишәрлеге бирелгән. Проблеманы хәл итү максатыннан, яңа территорияләрне бүлү күздә тотыла. Биектау районы Каймар бистәсендә, Лаеш районы Сокуры бистәсендә, Константиновка бистәсендә җир кишәрлекләре тәкъдим ителәчәк. 

Яр Чаллыда исә, күп балалы 6518 гаилә җир участокларына дәгъва кыла. 6171 гаилә исемлеккә кертелгән. Аларның 2599ына җир бирелгән, тагын 3572 гаиләгә җир бирәсе бар. Шәһәр читендә җир калмаганлыктан, Тукай районы администрациясе белән килешү нигезендә эш алып барыла. Әйтик, Калмаш бистәсендә 30 гектар мәйданда җир биләмәсе Яр Чаллының муниципаль милкенә тапшырылган.

Комитет Татарстан Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җир бирү буенча генераль планга үзгәрешләр кертелә калса, җирле үзидарә органнарына булышлык күрсәтү бурычы куелды.

Балтырганга каршы көрәш буенча республикакүләм программа кирәк. Бүгенге утырышта әлеге мәсьәлә дә күтәрелде. 

Балтырганның куркыныч үсемлек булуы турында Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада балтырган шактый еш очрый, ә аның кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсире бик зур. Балтырган хәтта токсикологик агулануга китерергә мөмкин, нәтиҗәдә, нерв системасына да, йөрәк мускулына да зыян килә. 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта балтырган үсә торган барлыгы 84 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. 2015 һәм 2016 елларда аларның мәйданнары кечерәк булган. 

Әлегә балтырганга каршы бер көрәш чарасы да алып барылмый. Балтырган котырып таралмасын өчен, беренче чиратта, аны даими чабып тору кирәк. Ни өчен дигәндә, аның чәчәге 800 меңгә кадәр серкәсен чәчәргә сәләтле. 

Россельхознадзор һәм Россельхозцентр белгечләре балтырганга каошы республика дәрәҗәсендәге программа кирәк, дигән фикердә. Әйтик, Ленинград өлкәсендә инде 5 ел дәвамында бу юнәлештә эш үткәрелә. 

Балтырган начар климатик шартларга тотрыклы, башка төр үсемлекләр үсүгә комачаулый. Быел балтырганнан зыян күреп, хастаханәгә эләгүчеләр дә булган. Ул тәндә пешү кебек җәрәхәтләр чыгара, ул тирән дерматитка әверелә. Комитет рәисе Таһир Һадиев та аның көчле аллерген булуын билгеләп узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International