Җир законнарына кергән үзгәрешләр буенча укыту семинары үтте

2017 елның 3 ноябре, җомга

Бүген, иртәнге сәгать 9.00 да Казан Гранд Отелендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләрен укыту семинары "Законнарга соңгы үзгәрешләр керүне исәптә тотып күчемсез милекне теркәү һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салуда актуаль аспектлар" темасы буенча укыту семинары үз эшен башлап җибәрде. Укыту семинарына ТР шәһәр округы һәм  муниципаль районнарының 150 Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәҗ мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнашты..

Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачып җибәрде. Семинар катнашчыларын сәламләү сүзендә ул мондый очрашуларның мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук, укытуның төп максаты - дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдә килеп чыга торган көндәлек сорауларны һәм проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү булуын азсызыклады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International