2017 нче елның 16 ноябре конне Санкт-Петербург дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашунда эшлекле очрашу үтте.
Очрашу вакытында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре вәкиле Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү торышы турында чыгыш ясады. Шулай ук очрашу вакытында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше буенча Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелде.