Бәяләүчеләр берлеге экспертлары Казан шәһәрендә үткән квалификация имтиханнарыннан сон шундый нәтиҗәгә килделәр. Бу имтиханнарны бирә алмаган бәяләүчеләр 2018 елның 1 апреленнән соң бәяләү эшчәнлеген башкара алмаячаклар. ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Бәяләүчеләр союзы тарафыннан РФ субъектлары өчен бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә квалификация имтиханнары үткәрү пилот мәйданы оештырылды. Имтиханнар Казан шәһәрендә 2017 елның 21-29 ноябре көннәрендә үткәрелде. Имтихан тапшыруда Казан шәһәрендә 749 кеше катнашты.