ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацияләү советы утырышы узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацияләү советы утырышында коммерциячел оешмалар һәм хакимият органнарыннан килгән сораулар каралды. Яр Чаллы шәһәрендәге җир кишәрлекләренең базар бәясе турындагы исәп-хисап буенча һөнәри фикерне исәпкә алып бәяләүчегә бер атна дэвамында исәп-хисапны эшләп бетерергә һәм яңадан экспертларга тикшерүгү тапшырырга тәкъдим ителде. Шундый ук рекомендацияләр Әлмәт шәһәрендәге җир кишәрелегенә булган аренда бәясе буенча үткәрелгән бәяләү буенча да җитешсезлекләрне бетерү буенча билгеләнде. 

Утырыш катнашучылары тарафыннан "Талисман" иминият берлеге" АҖ һәм "Ак Барс" иминият компанияләреннән килгән сорау хатлары да каралды. аларга җавап әзероәү буенча да тиешле фикерләр әйтелде. ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацияләү советы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International