Газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен раслау турында

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республикадагы газ бирү челтәрләре иминлеген тәэмин итү  максатыннан 2014 елдан бирле    газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча эш  башкара.

Агымдагы елны Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендәге  478 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм шул җир кишәрлекләренә кергән гомуми мәйданы 368 га  җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.

2014-2017 елларда барлыгы 21 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм Татарстан Республикасының 34 муниципаль районы  территориясендә 8500 га мәйданнан артык җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International