Татарстанда күп балалы гаиләләргә 28 684 җир кишәрлеге бирелде

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның 27 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 44 721 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 565, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 248 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 34 887 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 556, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 28 684 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International