ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы вәкиле белән бәяләү мәсьәләләре каралды

2018 елның 9 феврале, җомга

    Киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары, ТР бәяләүчеләр Союзының бәйсез әгъзасы Фәрит Мусин рәислегендә бәяләү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышынды.   Киңәшмә Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесенең урынбасары Темирлан Шабанов белән Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелек составы белән эшлекле очрашулар дәвамы булды.

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре кунакка муниципаль берәмлекләр белән төзелгән Килешмәне тормышка ашыру, министрлыкның дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү сыйфатын күтәрү эшечәнлегендәге катнашы турында сөйләделәр.

   Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков Партнерлыкның эксперт потенциалын тәкъдир итте, соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдә һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән, ЮФО һәм Төньяк Кавказда ирешелгән уңышлар, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, социаль һәм агарту эше, уртак коррупциягә каршы эшчәнлек турында сөйләде. Тәкъдир итү барышында кунаккаТР Бәяләүчләр Союзының әлеге тематика буенча эшләнмәләре тапшырылды, конкрет килешүләр турында әңгәмәне дәвам итүгә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International