Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең үз функцияләрен башкарган вакытта коррупциялек куркынычын бәяләү буенча сорау каралды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

2018 елның 9 феврале көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотышы таләпләрен үтәү һәм мәнфәгать конфликтларын җайга салу буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышта комиссия әгъзаләре тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең үз функцияләрен башкарган вакытта коррупциялек куркынычын бәяләү буенча сорау каралды. ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын башкарган вакытта коррупциялек куркынычы белән бәйле дәүләт гражданлык вазыйфалары исемлегенә  ел саен үзләренең еллык керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары, шулай ук иренең (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшырырга тиешле Министрлыкның 103 дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең 99 хезмәткәре кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International