Республика милкенә сатып алыначак бина тикшерелде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

"Республика мөлкәт казнасы" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Алабуга шәһәрендәге Казнлы урамы,17 адресы буенча урнашкан, эшмәкәр Елисеев М.А. милкендә булган бина каралды. Бина XIX гасырның 2 яртысында төзелгән Алабуга сәүдәгәрләре төзелешенең ачык үрнәге булып тора. Хәзерге вакытта бу бина Алабуга дәүләт музей-заповеднигы тарафыннан арендалана, киләчәктә бу бинада тулысынча Заманча сәнгать музее булдыру күздә тотыла. Бинаны карау нәтиҗәсендә кимчелекләр ачыкланмады, хәзерге торышы яхшы дип һәм күргәзмә эшләре урнашту өчен әзер дип билгеләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International