ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына файдаланылышка тапшыру өчен аукцион игълан итте

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры 120218/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 15.03.2018  10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 06.03.2018  17.00 сәг.

Тудырак мәгълүмат тел.264-30-81 аша.  Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International