Видеоконференция режимында ТР муниципаль берәмлекләре белән үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүне үтәү сораулары каралды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21.02.2018 министр урынбасары Фәрит Мусин видеоконференция режимында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүны үтәү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының икътисад буенча җитәкчеләре, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм муниципаль мөлкәт буенча исәп-хисап белән эш өчен җаваплы белгечләр, Министрлыкның бәяләү бүлеге һәм стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлеге хезмәткәрләре, ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков катнаштылар.

Көн тәртибенең төп соравы муниципаль мөлкәтнең базар бәясен бәяләүнең сыйфатын арттыруга кагылышлы булды. Палата һәм Башкарма комитетларның бәяләүчеләрдән эшләрне кабул итеп алучы исәп-хисап белән эш буенча җаваплы хезмәткәрләренең еш кына бәяләү турындагы исәп-хисаплардагы җибәрелә торган хаталарны күрмичә үткәреп җибәрүләренә аеруча игътибар бирелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан муниципалитетлар адресына җибәрелгән исәп-хисапларны тикшерү буенча рекомендацияләр дә яңадан комментарияләнде.

Киңәшмәнең икенче төп соравы муниципаль унитар предприятиеләренең банкротлыгын булдырмый калу һәм субсидиар җаваплылыкка тартуга җиткермәү буенча чаралар күрү өлкәсендә муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә кагылды.

Муниципаль берәмлекләргә бу юнәлештә шулай ук тиешле рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International