Татарстан Республикасының Бәя биручеләр берлеге комитеты утырышының һәм студентлар катнашындагы түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре

2018 елның 20 апреле, җомга

Казан федераль  университеты  Идарә, Икътисад һәм финанс институты кысаларында Белем һәм квалификация арттыру комитеты КП “Татарстан Республикасынын Бәя биручеләр берлеге” нең киңәйтелгән  утырышы булып узды. Утырылышта берлекнең төп дүрт партнеры- югары уку йортлары (Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Татарстанның  бизнеска булышлык күрсәтү институты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты), бәяләү компания җитәкчеләре һәм бәяләүчеләр оешмаларының төбәк вәкиллекләре катнашты. Шулай ук проект менеджменты Һәм  бизнесны бәяләү кафедрасы тарафыннан профиль белгечлеге буенча укучы 2- 4 нче курс студенталары катнашында  “Бәяләү эшчәнлегендә яңа тенденцияләр, мөмкинлекләр һәм аның куркынычы” темасына тугәрәк өстәл оештырылды.

Мондый очрашуның төп сәбәбе бәяләү хезмәте базарының җанлануы һәм югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ арту белән бәйле. Исегезгә төшерик, проект менеджменты һәм бизнесны бәяләү кафедрасында  “Бизнес һәм аның куркыныч бәяләу” профиле ачык. 2017 елның 21 нче ноябреннән алып 26 нчы ноябренә кадәр бәяләүче профессия ияләре өчен булып узган квалификацион имтиханны уңышлы уздырып, проект менеджменты һәм бизнесны бәяләү кафедрасы алдынгы бәяләү оешмалары,компаниялэре, Татарстан Республикасының хакимият органнары белән конструктив һәм тыгыз хезмәттәшлек күрсәтеп, үзенең бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә әйдәп баручы белем  үзәге булуын исбатлады.

Җанлы әңгәмә барышында комитет әгъзалары, бәяләү һәм банк берләшмәләренең чакырылган вәкиллэре, югары уку йорты укытучылары бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар ачу буенча уртак  юнәлешләр,  Казан шәһәрендә квалификацион имтихан оештыру һәм аңа әзерләнү, 2018 елга  Комитет эшенең юнәлешләрен турында съз алыштылар, актуаль сорауларга җавап бирделәр.

Утырылыш барышында  бәя бирүченең базар икътисадындагы урыны һәм профессиянең киләчәге, кучемсез милек, эшмәкәрлек һәм нематериаль актив бәяләү актуальлеге, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә кучемсез милеккә базар һәм кадастр бәясенең узгәреш тенденцияләре, эшмәкәрлекне  бәяләү очрагында туган кыенлыклар, проблемалар һәм  бизнесны бәяләү,идарә итү өлкәсенә кагылышлы актуаль темаларга фикер алышу булып узды.

Чарада Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбләре министрлыгың бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International