Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны исәптән төшерү буенча комиссиясе 2018 елның гыйнвар-апрель айларына нәтиҗәләр ясады

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны һәм төгәлләнмәгән төзелеш объектларын исәптән төшерү буенча комиссия тарафыннан 2018 елның гыйнвар-апрель айларына 328 оешмадан килгән гариза каралды, 24 утырыш үткәрелде.  Барлык гаризалар буенча морально һәм физик яктан искергән, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз 2664 милек объекты исәптән төшерү рөхсәте бирелде.  1 172 мөлкәт объекты исәптән төшерелде, шул исәптән: 1004 берәмлек оргтехника, эш кораллы һәм җайланма, 135 автотранспорт чарасы,   мораль һәм физик яктан искергән, эксплуатацияләүгә яраксыз 33 бина һәм корылма. Исәптән төшерелгән объектларның күбесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына учреждениеләрендә.

Комиссия тарафыннан дәүләт учреждениеләре мөрәҗәгатьләре буенча искергән һәм эксплуатацияләүгә яраксыз автотранспорт чараларын исәптән төшерү буенча да эш башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International