Сергей Демидов “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде

2018 елның 9 июне, шимбә

Күпьеллык уңышлы хезмәт һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үсешкә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов  Указы белән күптән түгел Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфасыннан китеән Сергей Демидов “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

Медальне бүген Сергей Демидовка  министрлык җитәкчеләре алдында министр Азат Хамаев тапшырды. Министрлыктагы эшкә һөнәри якын килеп уңышлы эшчәнлеге  һәм республика каршында торган бурычларны чишүдә ирешелгән мөһим нәтиҗәләр өчен министр рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Алексеевск муниципаль районында җаваплы җитәкче урыннардагы эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International