«Татнефть» ГАҖ якындагы 10 елда нефть чыгаруны елына 35-37 млн. тоннага җиткерергә мөмкин

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген «Татнефть» ГАҖ акционерлары Директорлар советы тарафыннан кертелгән барлык тәкъдимнәрне дә хупладылар.      

Искәртәбез, «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы Әлмәт шәһәрендә узды.   

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

ОПЕК белән сөйләшү нигезендә «Татнефть» нефть чыгаруны тотыбрак торды. Әмма компания сланец нефте запаслары исәбенә югары потенциалны саклап кала. Бүген бу хакта «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов нотыгында хәбәр итте. 

«Без якындагы 10 ел эчендә нефть чыгаруны елына 35-37 млн. тонна дәрәҗәсендә саклап кала алачакбыз – бу бик консерватив фараз. Бу планнар барысы да компаниянең иң беренче Татарстандагы, Ненец автономияле округындагы һәм Самара өлкәсендәге активларына нигезләнә. Без Россиядән читтә дә нефть чыгару перспективалары буенча эш алып барабыз», - дип белдерде ул.    

Җыелышта тагын генераль директорның нефть разведкалау һәм чыгару буенча беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов та чыгыш ясады.  

Генераль директорның стратегик үсеш буенча урынбасары Нурислам Сөбәев «Стратегия-2025»не гамәлгә ашыруның барышы һәм «Стратегия-2030»ны үстерүнең төп драйверлары турында сөйләде.

Генераль директор урынбасары – баш геолог Рәис Хисамов компаниянең ресурс базасы, нефть һәм газ буенча халыкара консультант Миллер энд Ленц бәяләве нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә хәбәр иткәнчә, нефтьчеләр беренче мәртәбә «ОПЕК плюс» килешүе кысаларында нефть чыгаруны арттыру бурычын түгел, ә киметү бурычын үтәделәр.

Шуның белән бергә, «Татнефть» аеруча үзле нефть һәм битумнар чыгару өлкәсендә үзенең алдынгы технологияләрен куллану нәтиҗәсендә 2017 елда еллык нефть чыгаруны икеләтә диярлек арттырды, ягъни 1,6 млн. тоннага җиткерде (+92,2% 2016 елга). Запасларны тулыландыру буенча агымдагы коэффициент 176%ка арттырылды, диде Рөстәм Миңнеханов.

Акционерлар җыелышыннан соң  ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп янәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International