Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне киңәйтү максатыннан аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Владимир Путин  “Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне киңәйтү максатыннан аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 03.07.2018 № 185-ФЗ Федераль законны имзалады. Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 нче елның 21 июне көнне кабул ителде, Федерация Советы тарафыннан 2018 елның 27 июне көнне хупланылды.

Закон тарафыннан урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүдә җир кишәрлекләреннән файдалану өчен мөмкинлек тудыру һәм арендага алынган дәүләт яки муниципаль милекне сатып алуга чиксез хокук билгеләүне  күздә тота.

Федераль закон нигезендә федераль органнарның башкарма хакимиятләре, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары , җирле үзидарә органнары өченче затлар хокукыннан ирекле дәүләт һәм муниципаль милек исемлеген раслыйлар. Мондый мөлкәт озак срокка урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына, урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга файдаланылышка тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International