Азат Хамаев минзәләлеләрне Халыкара олылар көне белән котлады

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябре көнне министр Азат Хамаев үзенә беркетелгән ТР Минзәлә муниципаль   районында  Олылар көненә багышланган чараларда катнашты.

Район башлыгы Айдар Сәләхов белән ул Гулюково авлындагы  яңа фельдшер -акушерлык пунктын ачуда катнашты. Бу Минзәлә районында ачылган 13 нче ФАП булды.

Шул ук көнне Деуково авылында яңартып төзекләнлерелгән клубта Халыкара олылар көненә багышлап тантаналы җыелыш үткәрелде. Деуково авылы клубы бу елны “Авыл клубларын төзекләндерү” дәүләт программасына кертелгән иде. Монда олылар хөрмәтенә үзешчәннәр концерты да оештырылган иде.

Министр Азат Хамаевның районга  эшлекле визиты кысаларында  район башлыгы  Айдар Сәләхов белән Бөек Ватан сугышы ветераны, I  дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены кавалеры, Жуков медале иясе Владимир Василий улы Савельевны 95-яшьлек юбилее белән котладылар, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Ветераннар белән очрашуда Азат Хамаев республикада тормышка ашырыла торган дәүләт программалары турында сөйләде, өлкән буынга фидакәрь хезмәтләре һәм киләчәк буынга яхшы үрнәк булганнары өчен зур рәхмәтен белдерде, аларга сәламәтлек, мул тормыш, тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International