Татарстан Республикасы Җир кодексына өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнар милкенә җир кишәрлеге бирү тәртибенә төгәллек кертү өлешенә үзгәрешләр кертелде

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 нче елның 13 октябрендә ТР Президенты тарафыннан № 72-ТРЗ “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32(1) статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы имзаланды.

Закон тарафыннан ТР Җир кодексына җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан өч һәм аннан да күбрәк балалы  гражданнар милкенә җир кишәрлеге бирүдән баш тарту яки исемлектән төшереп калдыру турындагы карарларны кабул итү дәлилләре исмелеген киңәйтүне күздә тотучы үзгәрешләр кертелә.

Гражданнары  җир кишәрлеге бирүгә баш тарту яки исемлектән төшереп калдыру турындагы белдерү тәртибенә төгәллекләр дә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International