Дәүләт советында җир ресурсларыннан рациональ файдалану сораулары турында сөйләштеләр

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында  җир ресурсларын  рациональ файдалану һәм туфракны саклау өлкәсендәге законнарның башкарылуы каралды.

Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев республиканың туфрак картасын яңарту мөһимлегенә игътибар итәрләргә кирәклеген әйтте.

«Татарстанда һәрвакыт туфракны тишерүгә зур игътибар бирелде. 2000 елга кадәр без ел саен бер-ике районның туфрак картасын яңарта идек.  2000 елдан башлап,  Россия Федерацясендә иң яхшы карталарыбыз булуга да карамастан, кыр тикшеренүләре үткәрелми Алар акрынлап искерә баралар», – диде ул.

Фикер алышуда республиканың авыл хуҗалыгын формалаштыру, министрлык, ведомстволар, Иҗтимагый палата вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирдән файдалану проекты булдыруны мәҗбүри итә торган документлар пакетын эшләргә кирәклеге турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International