ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында вакантлы вазыйфаларга конкурс үткәрү һәм дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 13 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе  Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 5 претендент арасында җиңүче итеп Лилия Вахитова билгеләнде.

Моннан тыш һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 8 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дә узды.

Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.

Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International