Видеоэлемтә режимында муниципаль районнардагы гидротехник корылмалар исәбе буенча сорау каралды

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

26.12.2018 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре белән видеоэлемтә режимында гидротехник корылмаларның җыелма исемлеге мәгълүматларының ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе  мәгълүмат базасы белән туры килмәүне бетерү соравы буенча чираттагы киңәшмәне үткәрде.

Киңәшмәдә Ростехнадзор һәм ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык контролендә булган гидротехник корылмаларның халык иминлеге өчен куркыныч булу сәбәпле аерым игътибар таләп ителүләре азсызыкланды.

Гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүнең башлангыч этабы нәтиҗәләре буенча 01.08.2018 көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә буоган 704 гидротехник корылма барлыгы ачыкланды. Шуның белән районнарда әле дә исәпкә алынмаган гидротехник корылмалар булуы ачыклана. ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык мәгълүматлары буенча районнар милкендә булган 56 гидротехник корылма исемлектә юк, Ростехнадзор базасында 832 күзәтү астындагы гидротехник корылманың районнар милкендә 736 сы гына исәпләнә.

Муниципаль берәмлекләргә ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык һәм Ростехнадзор белән берлектә 30.12.2018 көнгә кадәр гидротехник корылмаларны исәбендәге кимчелекләрне бетерү буенча эшне оештыру тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә кызыксынучан якларның вәкилләре катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International