Муниципаль берәмлекләрнең милке булган гидротехник корылмаларың җыелма исемлегенә төзәтмәләр кертү турында

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

2019 елның 13 февралендә Татарстан җир hәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев председательлегендә, гидротехник корылмаларың (ГТК) җыелма исемлегенә төзәтмәләр кертү буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды.

        Инвентаризациянең чираттагы этаплары йомгаклары буенча 2019 елның  

1 январенә муниципаль берәмлекләрнең милке булган 709 ГТК тора.

        Киңәшмәдә шулай ук республиканың 14 районында гидротехник корылмалар белән эшләү, шул исәптән җибәрелгән җитешсезлекләр турындагы мәсьәлә дә каралды. Эшләрне төгәлләүнең якынча срокларын күрсәтмичә, рәсмиләштерү чорында торучы ГТКлар булу, кайбер районнарда муниципаль милекнең хокук раслау документлары рәсмиләштерелмәве, ГТКлар исемлегенә нигезсез рәвештә буалар, плотиналар кертелүе билгеләп узылды.

        Муниципаль берәмлекләргә ачыкланган кисәтүләргә төзәтмәләрне 2019 ел-ның 1 мартыннан да соңга калмыйча үткәрергә киңәш ителде.

        Шулай ук “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциясенең 13 съезды йомгакларыннан чыгып кабул ителгән “Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары hәм җирле үзидарә власте органнарының уртак чаралар планының” ГТКларны декларация алды тикшерүләренә башкару өчен акчага ихтыяҗын билгеләү өлеше буенча тәкъдимләр каралды.

        Урыннарга Росстехнадзор ТР гадәттән тыш эшләр министырлыгы вәкилләре белән берлектә куркынычсызлык декларациясе кирәк булган ГТКларны hәм декларация алды тикшерүләрен уздыру графигын 2019 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча ачыкларга тәкъдим итәргә.

        Киңәшмә эшендә Ростехнадзорның Приволжское идарәсе, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмләр Советы” Ассоциясе, «Татмелиорация ТК», АҖ вәкилләре, Министырлык белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International