Файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы тәкъдиме буенча, 2019 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм «Мөслим муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» МКУ вәкилләре катнашында 127 хуҗасыз биотермик чокырны исәпкә алу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Шулай ук әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы милкендәге биотермик чокырларга һәм үләт базларына карата җирле үзидарә органнарына карата 2012 елның 13 гыйнварындагы 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт вәкаләтләрен бирү мәсьәләләсе каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге биотермик чокырларның урнашу урыннарын ачыклау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International