Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану буенча тикшерү нәтиҗәләре

2019 елның 24 мае, җомга

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы Лаеш, Кайбыч һәм Чистай районнарындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 6 тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

1.     гомуми мәйданы 59 кв.м бүлмәләргә оператив идарә хокукы теркәлмәгән;

2.     автотрактор техникасын гамәлдән чыгаруны раслаучы документлар бирелмәгән;

3.     Федоровское авылы җирлегенең Пролетарская урамындагы гомуми мәйданы 5265кв.м җир кишәрлекләре кулланылмый;

4.     Төзексез дәүләт милке гамәлдән чыгарылмаган;

5.     гомуми мәйданы 976,2 кв.м 3 күчемсез милек объектына оператив идарә итү хокукы теркәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International