ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика районнары һәм шәһәрләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре, ТР Бәяләүчеләр союзы вәкилләре ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм Сбербанк оештырган "Тармаклы концессион карарлар үрнәгендә Дәүләти-шәхси партнерлык проектларына бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү" темасына семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Семинарны ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты. Чыгышында ул инвестицияләр җәлеп итүнең мөһим юнәлеше үсешендәге югары мөмкинлекләр булуга карамастан дәүләти-шәхси партнерлык проектларында артка калу белән бәйле борчылуны белдерде. Дәүләти-шәхси партнерлык үзәге җитәкчесе, Сбарбанк ГАҖ (Мәскәү шәһ.) Идарәчелеге әгъзасе Виктор Афонин дәүләти-шәхси партнерлык проектларында заемлы финанслау мөмкинлеген азсызыклады, Россия Федерациясендә Сбербанк тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар һәм дәүләти-шәхси партнерлык консорциумы катнашучыларының роле турында сөйләде.
Семинар-киңәшмә барышында дәүләти-шәхси партнерлык өлкәсендәге актуаль трендлар һәм иң яхшы практикалар, концессион проектларны структураларга аеру буенча рекомендацияләр, концессия проектларын финанслау чыганакларын формалаштырганда дәүләт ярдәме мөмкинлекләре каралды. Дәүләти-шәхси партнерлык проектларын структураларга аеруның финанс аспектларында проектларны бәяләүнең алдан һәм йомгаклау нәтиҗәләренең мөһим булуы азсызыкланды.
Семинар Татарстан Республикасының муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территориясендә дәүләти-шәхси партнерлык принципларын файдалану буенча төркемнәрдә проект эшен башкару белән төгәлләнде.