Видеоконференция режимында муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 3 июне көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә 2019 елның 1 кварталы һәи 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен карау сораулары буенча ТР муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.

2018 ел ахырына республикада 162 МУП теркәлде, аларның 115 е гамәлдә; 2019 елның 1 кварталы ахырына 160 МУП теркәлде, аларның 115 е гамәлдә.

Бухгалтерлык (финас) исәп-хисапларын анализлау мәгълүматлары буенча 2018 ел ахырына зыянга эшләүче 47 МУП ачыкланды, бу гамәлдәге МУПларның 41% тәшкил итә, 2019 елның 1 кварталы ахырына зыянга эшләүче 62 МУП (54%) ачыкланды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча 50 предприятие кредитланган (43%), 2019 елның 1 кварталында - 48 МУП  (42%).

Киңәшмәдә зыянга эшләүче ике предприятиенең – Әлмәт районындагы «Светсервис» МУП һәм Түбән Кама районындагы «Горэлектротранспорт» МУП зыянга эшләү сәбәпләре каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр адресына банкротлыкны булдырмау өчен баланс комиссияләрендә муниципаль унитар предприятиеләрнең квартал саен бухгалтерлык (финас) исәп-хисапларын  җентекләбрәк өйрәнү турында рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International