ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы төгәлләнде

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы төгәлләнде. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен төп сораулар буенча лекция һәм практик дәресләр үткәрелде. Анда муниципаль мөлкәт исәбен алып бару, муниципаль мөлкәтне бәяләү турындагы исәп-хисапларны экспертизалау һәм бәяләүчеләр берлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм аны сату-алу эшләрен электрон формага күчерү, территориаль планлаштыру, муниципаль берәмлекләрдә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, устав капиталында муниципаль берәмлекләрнең катнашу өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре һәм муниципаль унитар предприятиеләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлек сораулары каралды.

Нәтиҗәләр буенча тыңлаучыларга Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә итүнең югары мәктәбенең кыска сроклы стажировкасын үтү турындагы документлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International