Бүген, 1 июль көнне, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков җитәкчелегендәге делегация составындагы Омск өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Евгений Козлов белән очрашты.
Очрашу барышында ике ведомство эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча фикер алышынды. Социаль юнәлешле эшләргә аерым игътибар бирелде: күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре һәм ятим балаларга торак урыннар бирү. Шулай ук кадастр, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары каралды. Очрашу конструктив узды һәм ике як өчен дә файдалы булды.