Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестрын актуальләштерү дәвам ителә

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 августындагы 628 номерлы «Татарстан Республикасы Дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәне раслау хакында» карары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт милке реестрын актуальләштерү эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 августындагы 628 номерлы карарының 4 пункты нигезендә, мөлкәт составы турындагы мәгълүматлар үзгәргән очракта, Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган төрле хокукларга ия булган юридик затлар мөлкәт белән эш итү турындагы карар кабул ителгәннән соң 30 көн эчендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тиешле программа продукты форматында нигезләмәдә каралган исәп документларын тапшырырга тиеш.

Әлеге программа продуктын, шулай ук аны урнаштыру һәм тутыру буенча Методик рекомендацияләрне «Белешмә мәгълүмат» бүлегенең «Татарстан Республикасы дәүләт милкен Татарстан Республикасы Дәүләт милке Реестрына кертү буенча мәгълүмат» бүлекчәсендә алырга мөмкин.

Исәп документларын, үз эчена программа продуктында әзерләнгән мәгълүмат һәм югарыда күрсәтелгән Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән сканерланган документларны алып, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы аша электрон файл белән (xml форматында) җибәрергә мөмкин.

Ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы тоташтырылмаган очракта, хисап материалларын почта аша җибәрергә яки программа продуктында әзерләнгән мәгълүматны үз эченә алган флеш-карта белән бергә электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Файлны шулай ук эш тәртибендә электрон адреска җибәрергә мөмкин xml.xml@tatar.ru.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элемтә өчен телефоннары: 221-40-52, 221-40-38, 221-40-51, 221-40-50 (эчке телефоннар: 2-20, 1-57, 2-85, 1-27).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International