Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссия утырышы узды.

Комиссия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Александр Лохотской, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек итү, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү сораулары буенча Комиссия рәисе Валентин Паймухин һәм «Татарстан Республикасы Икътисадый җәмгыяте»иҗтимагый оешмасы вице-президенты Роза Шагеева катнаштылар.

Комиссия утырышында ике сорау каралды – элек Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның дәүләт казна учреждениесе бүлеге җитәкчесе вазыйфасын биләп торуга килешү шартларында ризалык бирү турындагы мөрәҗәгате һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең, аларның ир-хатыннарының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы бурычлары турындагы мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре.

Беренче мәсьәлә буенча Комиссия бер тавыштан дәүләт казна учреждениесе бүлеге башлыгы вазыйфасына ризалык бирергә карар кылды. Икенче мәсьәлә буенча-Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренә алга таба керемнәр турында тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган белешмәләр бирүгә юл куелмаска тиешлеге күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International