2019 елның 25 июлендә Кукмара шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Назаровка авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Мәгълүмати-консультация төркемендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге белгече Анна Ханжина катнашты.
Белгечкә 7 граждан яшелчә үстерү өчен җир кишәрлеге бирү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү процедурасын аңлату сораулары буенча мөрәҗәгать итте.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.