Саратовта Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы эшчәнлеге тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы Россия җәмгыяте Саратов региональ бүлекчәсендә «Бәяләү эшчәнлегенең үсеш перспективалары. Россия Федерациясе законнарындагы яңалыклар» семинары үтте.

Чара спикерларының берсе, Эксперт советы рәистәше, ТР Бәяләүчеләр союзы идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасындагы Бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы Россия җәмгыяте рәисе Дмитрий Захматов «Бәяләү хезмәтләре базарын үстерү перспективалары: күчемсез милек базарын анализлау – бәяләүнең дөреслеге нигезе» темасы белән чыгыш ясады. Ул шулай ук төбәк һәм федераль дәрәҗәдә дәүләт-шәхси партнерлыкны бәяләү сыйфатын күтәрү һәм нәтиҗәле үстерү буенча «ТР Бәяләүчеләр союзы» КП эш тәҗрибәсен дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International