Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 22 августында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Указын гамәлгә ашыру кысаларында Республика мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында булды.

Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә мәгълүмати-консультацион төркем эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәт мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Александр Паймухин катнашты.

Александр Паймухин Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы гражданнарына җир һәм күчемсез милек объектларына милек хокукын рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, җир кишәрлекләрен сату тәртибе турында һәм башка мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International