Азат Хамаев Минзәлә шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучыларын Белем көне белән котлады

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Белем көне» Бөтенроссия бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты

Белем көнен билгеләп үтәргә  яңа, заманча 3 нче мәктәптә  тантаналы линейкага дулкынланган һәм шатлыклы ата-аналар, елмаючы укытучылар, күңелле укучылар һәм дәрәҗәле кунаклар җыелды. Бу чарада катнашучылар алдында министр Азат Хамаев чыгыш ясады. Ул Бөтенроссия бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен яңгыратты, укучыларны һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлады, барысына да сәламәтлек, тынычлык, игелекле эшләрдә уңышлар, ә укучыларга – яхшы укуларын теләде.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Кама буе Экология идарәсе башлыгы Наил Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыймадиев, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, ветераннар һәм ата-аналар катнашты.

Рәсми өлештә министр Минзәлә муниципаль районы белем бирү учреждениеләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләгәннәре өчен «Минзәлә-Сервис» ҖЧҖ коллективына һәм шәхси эшмәкәр Денис Волковка ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Шул ук көнне Азат Хамаев тантаналы линейкага җыелучыларны капиталь ремонттан соң ишекләрен ачткан 2 нче урта мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен котлады.

Тантаналы линейкадан соң Азат Хамаев һәм Айдар Салахов мәктәп бинасын карадылар һәм хәзер мәктәп укучыларының яңартылган кабинетларда рәхәтләнеп шөгыльләнәчәген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International