ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Футбол буенча ярышларның 1/8 финалында катнашты

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 28 сентябрендә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы республикада Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узучы футбол ярышларының 1/8 финалында катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы командасы белән кискен көрәш алып барылды. Уен 1: 1 исәбе белән барды. Матчның нәтиҗәсе ТР Төзелеш министрлыгы файдасына бер голга арту белән пенальти хәл итте.  

Уен бик лаеклы булды, без ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре командасы белән горурланабыз! Афәрин, егетләр!

Командага көч бирергә министр Фәнил Әһлиуллин, министрның беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм Министрлык хезмәткәрләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International