ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы "Урман атнасы-2019" акциясендә катнашты

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасында «Урман атнасы – 2019» республика табигать саклау акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар күпләп утыртылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Биектау районының Колсеет торак массивы янындагы урман фонды территориясендә ылыслы агачлар утыртуда актив катнаштылар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1,5 млн. үсенте (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентеләре) 300 гектардан артык мәйданда акциягә 21 меңнән артык кеше кушылган.

Быел «Урман атнасы» республика табигать саклау акциясе 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрәчәк. Акциягә 21 меңнән артык кеше кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International