ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Мәскәү өлкәсенә җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу эшлекле сәфәрендә катнаштылар

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Кичә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт Йортында Мәскәү өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе инвестицияләр һәм инновацияләр министрлыгының Татарстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашуы узды. Очрашуда Татарстан делегациясе составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов һәм җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльвира Һадиева катнашты.

Очрашу кысаларында катнашучылар тарафыннан җир кишәрлекләрен рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү өчен түләү алу механизмы һәм җир кишәрлекләрен торглар үткәрмичә арендага бирү турындагы сораулар каралды. Җир өлкәсендә Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International