20.11.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Татарстан Республикасында 2019 елның 3 кварталы ахырына 152 МУП теркәлгән, шуларның 114 - гамәлдәгеләре, 13 - финанс-хуҗалык эшчәнлеген башкармый, 19 - ы - бетерү стадиясендә, 6-ы банкротлык стадиясендә. Үткәрелгән анализ мәгълүматларына караганда, зыянга эшләүче предприятиеләрнең саны квартал саен кими бара. 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча 62 МУП зыянга эшләгән, ә 2019 елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча 57 МУП зыянга эшләгән, ә 2019 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча гамәлдәге 114 МУПның 48е зыянга эшләүче булып тора, бу 42,1% тәшкил итә. Автономия коэффициенты нигезендә аккредитацияләнгән предприятиеләр саны-49 МУП, бу гамәлдәге МУПның гомуми саныннан 42,9% тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч 2019 ел дәвамында кимүгә яки артуга тенденция юк иде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр вәкилләренә тиешле тәкъдимнәр бирелде.