Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2019 елның 22 ноябре, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

  • Исәп-хисап, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт милке реестры бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;
  • Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 5 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Камалетдинова Гөлназ Фанзил кызы;
  • Клементьева Елена Александр кызы конкурста җиңеп чыктылар.

Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International