"Россия Почтасы" акционерлык җәмгыятенең устав капиталына кертү өчен дәүләт һәм муниципаль милекне тапшыру сораулары каралды

2019 елның 20 декабре, җомга

ТР Премьер-министры А.В. Песошинның «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең устав капиталына өстәмә өлеш кертү өчен дәүләт һәм муниципаль милекне тапшыру сорауларын карау буенча биргән йөкләмәләре ниоезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында "Россия Почтасы" АҖ вәкилләре һәм Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлеге катнашында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә «Россия почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп кору үзенчәлекләре», «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нигезләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 29 июнендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү өлешендә проблемалы сораулар тикшерелде.
Сораулар буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча 19 муниципаль берәмлеккә 2019 елның 31 декабренә кадәр «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенә – «Россия Почтасы» АҖ филиалына муниципаль милекне федераль милеккә тапшыру турында рәсми фикерне (объект буенча) тапшырырга, «Россия Почтасы» АҖ биләгән биналарга муниципаль милек реестрыннан өземтә әзерләргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International