"Ак Барс" мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген урнаштыру сораулары каралды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның йөкләмәсен башкару өчен 2020 елның 16 гыйнвары көнне  ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә сирәк төр мәче төрләрен өйрәнүче «Ак Барс» үзәге урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен билгеләү буенча киңәшмә узды.

Бу сорау буенча фикер алышу өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук җир кишәрлекләре хокуклары ияләре чакырылган иде.

Киңәшмә кысаларында дәүләт һәм шәхси милектәге җир кишәрлекләре каралды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетына, киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматны исәпкә алып, «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген урнаштыруның тәкъдим ителгән барлык вариантларын да карарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International