Фәнил Әһлиуллин Спас районы халкы һәм хезмәт коллективлары белән очрашуларда катнашуын дәвам итә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 29 гыйнварында министр Фәнил Әһлиуллин 132 янгын-коткару часте, 1 нче Болгар урта мәктәбе хезмәт коллективларының отчет җыелышларында һәм Алан авыл җирлеге Советының киңәйтелгән хисап сессиясендә катнашты.  

Авыл җирлеге башлыгы һәм хезмәт коллективлары җитәкчеләре 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында отчетлар белән чыгыш ясадылар. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов үз чыгышында хезмәт коллективларына нәтиҗәле һәм уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Фәнил Әһлиуллин Спас районы гражданнары һәм хезмәт коллективлары алдында ясаган чыгышларында Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләре турында сөйләде, агымдагы елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләп үтте, әлеге чараларда катнашучыларга алга таба хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.

Спас муниципаль районына визит кысаларында министр Фәнил Әһлиуллин шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган барлык якташларыбыз турында мәңгелек хәтер билгесе итеп төзелгән Дан Монументын һәм Алан авылының «Сәламәтлек-менә безнең девиз» проекты буенча откан грантларга төзелгән спорт – сәламәтләндерү мәйданчыгын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International