Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 3 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 75,67 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 3 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 20,77 миллион сум - план 27,7 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 15,43 миллион сум – план 14,28 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,61 миллион сум – план 98,4 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 7,96 миллион сум – план 26,5 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1,0 миллион сум;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 29,7 миллион сум табыш кергән– план 57,9 % ка үтәлгән.